2019 елның 24 ноябрендә Ютазы районында үзара салым кертү соравы буенча референдум узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Урыссу бистәсенең Балалар иҗаты үзәгендә урнашкан тавыш бирү участогына беренче сайлаучылар 7 сәгать 15 минутта ук килде, дип хәбәр итте участок әгъзалары.

Референдумга килгән халыкны район мәдәният йорты солисты, Балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Малик Миңнуллин иң матур җырлары белән каршы алды.

- Гражданнарның тавыш бирергә килү күләмен без яхшы дип саныйбыз. Безнең участокта барлыгы 1506 тавыш бирү хокукына ия кеше яши, шуларның 10 сәгатькә 250се сайлады. Халык яхшы кәеф белән килә, өстәвенә бит әле бүген бәйрәм – Аналар көне, - дип хәбәр итте 2821 санлы сайлау участогы рәисе Лиана Шәрифуллина.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International