2816 нчы сайлау участогында гражданнарның 40 проценты тавыш бирде

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Бу мәгълүматны безгә 12 сәгатьтә сайлау участогында хәбәр иттеләр.

Үзара салым кертү буенча референдумга килгән урыссулыларга район мәдәният йорты артистлары Гөлчәчәк Вәлиева, Чулпан Зәйдуллина, Илдар Әхтәмов, Руслан Исламов иң матур җырларын бүләк иттеләр.

-Урыссу бистәсендә референдум гадәттән тыш вакыйгалардан башка дәвам итә. 12 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, барлык 8619 кешедән 25,28 проценты тавыш бирде, - дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International