Урыссу гимназиясенең иске бинасында урнашкан 2818 санлы тавыш бирү участогына Елена һәм Кирилл Әгълиевлар тулы гаиләләре белән килде.
Ике балалы бу матур парны сайлау участогы әгъзалары: “Безнең иң актив сайлаучы гаиләләребезнең берсе”, - дип елмаеп каршы алды. Хәер, әлеге участокта күңел көрлеге бүләк итәрдәй мизгелләр шактый булды. Әниләр көне белән тәңгәл килгән үзара салым мәсьәләсен кертү буенча референдум комиссиясенең 72 яшьлек әгъзасы Любовь Алчинованы гына түгел, тирә-яктагы кешеләрне дә дулкынландыргыч хисләр бүләк итеп, балалары һәм оныклары купшы чәчәк бәйләмнәре һәм торт күтәреп килеп керде. “Участокка килеп күрмәсәк, без аны бүген өйдә очрата алмыйбыз – ул безнең бик тә актив кеше”, - дип елмайды алар.
Илмира ГАЛИЕВА