Урыссу бистәсенең “Восток” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан сайлау участогында “Электросоединитель” җәмгыяте хезмәткәре Тамара Геннадьевна Немцова беренче тапкыр гына гражданлык бурычын үтәми.
Бүген, үзара салым кертү мәсьәләсе буенча уза торган референдумга да ул беренчеләрдән булып килеп, үз гражданлык позицясен күрсәтте.
- Референдумга ел саен киләм. Урыссу бистәсенең төзекләндерүгә үз өлешемне теләп кертәм. Безнең бистәне чисталыгы буенча зур шәһәрләргә үрнәк итеп куярга була. Ул елдан-ел яхшыра бара. Әлбәттә, балаларга эш урыннарын сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк булса, без, әниләр, гомумән бәхетле булыр идек, - дип билгеләп узды пенсионер.
Илмира ГАЛИЕВА