#Юмарт сишәмбе (#Щедрый вторник) Бөтенроссия җәмәгатьчелек инициативасына кушылырга чакыралар.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

#Юмарт сишәмбе (#Щедрый вторник) – халыкара хәйриячелек хәрәкәте. Аның төп максаты – хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа сулыш өрү һәм игелекле эшләргә кешеләрне күбрәк җәлеп итү.
Халыкара хәйриячелек көне идеясе 2012  елда барлыкка килә һәм шул вакыттан алып дөньяның 100дән артык илендә тарала. Бу көнне әлеге хәрәкәтнең миллионлаган партнеры игелекле гамәлләр кылалар һәм шул турыда сөйлиләр. Бу илләр инициативасына күренекле актерлар, музыкантлар, сәясәтчеләр кушыла.
Россия #Юмарт сишәмбе халыкара хәйриячелек хәрәкәтенә 2016  елда кушылды. Хәйриячелек акциясе ноябрь аеның соңгы сишәмбесендә (быел ул 27 ноябрьдә) уза. #Юмарт сишәмбе кысаларында чаралар 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр уздырыла.
#Юмарт сишәмбе халыкара хәйриячелек хәрәкәтенә теләсә нинди хәйриячелек эше белән булышлык күрсәтеп була:  волонтерлык яисә фандрайзинг акциясе, концертлар, лекцияләр, иганә яисә социаль челтәрләрдә хәйриячелек темасына багышланган постлар белән.  Төп максат – төрле кешеләрнең һәм оешмаларның тырышлыкларын хәйриячелек хәрәкәтенә берләштерү.
Акциядә катнашу бушлай һәм ирекле.
Акция турында тулырак: https://www.givingtuesday.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International