Медпункт бар, эшләргә кеше юк

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Моннан берничә ел Яңа Каразирек авылы халкы хәләл акчасы хисабына үз авылында медицина пункты тергезде – ябык торган бинаны, СанПиН таләпләренә туры килерлек итеп ремонт ясады. Хәтта тантаналы ачу көне дә булды...

Бүген менә шул медицина пункты ябык тора – эшләргә кеше юк. Узган атнада авыл халкы белән узган җыен вакытында бу иң актуаль сорау булып торды. Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сүзләренә караганда, Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге даими рәвештә Яңа Каразирек авылына ашыгыч ярдәм машинасы йөртергә вәгъдә иткән. Әмма халык мондый хезмәт күрсәтүгә риза түгел – салкын карета эчендә ничек итеп медицина процедуралары уздырырга мөмкин булсын ди?!

Авылның өлкән буын вәкилләре ачынып сөйләгән икенче проблема – ул зират. Анда барлыкка килгән тәртипсезлек, яңартуга мохтаҗ ихаталар халыктан ныклы өмәләр таләп итә. Ветеран укытучы Рәсимә Вәлиева зиратта узачак өмәләр зур оешканлык белән һәм нәтиҗәле узсын өчен, алдан игъланнар бирергә кирәк дип тапты. Пенсионерлар зиратка алып бара торган күпернең дә авария хәлендә булуына нык борчылды.Юллар торышы һәм аларны тәрипкә салганда, артык тизлек яратучы кешеләрне тоткарлар өчен, ятып торучы полицейскийлар ясау мөһимлеге дә көн кадагыннан төшеп калмады. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев юлларны норматив хәлгә китерү өчен үзара салым акчасын тотарга тәкъдим итте.

Яңа Каразирек турында сөйләгәндә, бу авыл халкының мәдәни тормыш белән яшәве турында да әйтми калу мөмкин түгел. Юкка гына  алар быел республика бәйгесендә иң яхшы авыл клубы булып танылмады. Җыенга чыккан авылдашларын да үзешәчән сәнгать осталары матур җырлары һәм дәртле биюләре белән сәламләде, “Картлар йортында” комедиясен сәхнәләштереп, тамашачыны елмаерга мәҗбүр итсә дә, алар тормышның гадел булмаган якларын күрсәтте. 

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International