Урыссуда яшәүче Фәрхетдиновлар гаиләсендә көтеп алган ир бала туды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Ноябрь ае ахырында Урыссу үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге хезмәткәрләре тагын бер сабыйга дөньяга туарга ярдәм итте. 3 килограмм 295 грамм авырлыкта туган кечкенә Кәримнең буе 56 сантиметр.

Регина һәм Рәфис Фәрхетдиновлар гаиләсен көтеп алган уллары туу шатлыгы белән, “Демография” милли проект кысасында, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина һәм загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова тәбрик итте. Күп балалы гаилә Татарстан Республикасы Илбашлыгы Рөстәм Миңнеханов исеменнән коталу хаты һәм истәлекле бүләк кабул итте.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International