Диматамак авылында гомер итүче Гүзәл һәм Ленар Исмәгыйлевлар гаиләсендә 2019 елның беренче игезәк балары Дина һәм Рина туды.
- Ике малайдан соң бик тә кыз алып кайтасыбы килгән иде. Ходай Тәгалә берьюлы икене бирде, - дип елмая дүрт бала анасы Гүзәл ханым.
Бактың исә аның үз нәселендә игез туганнары бар икән, шуңа күрә хатын-кызлар консультациясендә берьюлы ике йөрәк тибә дигән хәбәрне ул каушап калмыйча, тыныч кабул итә дә. Гаилә башлыгы Ленар Илкам улының да күзләрендә бәхет чаткылары биеп торды. Аның дәү һәм көчле кулларында балалар кульяулыкны гына хәтерләтте. Вакытыннан иртәрәк тусалар да, Дина һәм Рина үзләрен яхшы хис итә. Күкрәк сөте белән туенучы сабыйлар инде характер да күрсәтә башлаган. Әниләре сүзләренә караганда, дөньяга беренче булып туган Дина бик тә кызыксынучан булса, Рина исә бераз тынгысызрак икән. Шунысы яхшы, яшь әнигә булышучылар шактый йортта – өлкән уллары Радмирга 12, икенче уллары Рамилгә дүрт яшь. Өстәвенә, күп балалы гаилә белән әниләре дә яши.
Ишле балалы Исмәгыйлевлар гаиләсен игез кызлары туу белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Рузанов һәм загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова тәбрик итте. Алар тапшырган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы салынган котлау хатында: “Гаиләдә бала туу белән әти-әниләрнең бәхете арта. Алар ирешкән һәр уңыш безгә чиксез зур шатлык алып килә. Безгең бурыч – илгә лаеклы гражданнар тәрбияләү!..” – диелгән.
Илмира ГАЛИЕВА