Бүген район Советының кече утырышлар залында Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин эшкуарлар белән очрашты.
Очрашу аралашу форматында эшлекле төстә узды. Эшмәкәрләр өчен мәгълүматлар җиткерелде, киңәш-тәкъдимнәр әйтелде. Җитәкчеләр урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау программалары, закончалыктагы яңалыклар белән таныштырдылар һәм эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.