Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсе депутатлары белән очрашты.
Тулы составта җыелган депутатлар үз округларында яшәүчеләрнең проблемаларын яңгыратты. Үз чиратында район башлыгы өстенлекле юнәлешләрне һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде. Аерым алганда, «Төзекләндерү” муниципаль унитар предприятиесенә Төньяк микрорайонында төзелә башланган юлларны төзеп бетерергә, станция районында тротуар салырга кушылды. Бу районның яңа җитәкчесенең халык хакимияте вәкилләре белән беренче очрашуы булды һәм бу уңайдан эшне дәвам итәргә карар кылынды.