Әниләр көнен бәйрәм итүгә багышланган ярминкә

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 ноябрендә Район мәдәният йортында «Әниләр көне»нә багышланган ярминкә оештырылды, анда үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән гражданнар актив катнашты. Бирегә килүчеләр үзләрен өйдә әзерләнгән урама, чәкчәк, тәм-томнар, сыр һәм сөт продукциясе белән сөендерә алдылар. Аеруча зур кызыксынуны сатып алучыларда кулдан эшләнгән сабын һәм түбәтәйләр уятты. Шулай ук якын-тирә төбәкләрдә аналогы очрамаган шәхси эшмәкәр Абдуллин Рөстәм Радик улының сыгылмалы таштан ясалган продукциясе таң калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International