Ютазы районы балаларына СПИД һәм ВИЧ турында сөйләделәр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Урыссу гимназиясенең актлар залында 1 декабрь Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, өлкән сыйныф укучылары өчен "ВИЧ/СПИД - социаль проблема" дип исемләнгән лекция узды.

Укучылар өчен Республика СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы  бүлеге җитәкчесе Алсу Газымова ВИЧ/СПИД авыруны вакытында ачыкласаң, дәваларга, авыруны аздырмый калырга мөмкин булуы турында сөйләде. Укучыларга СПИД йоктырган кешеләр белән төшерелгән видеороликлар күрсәтелде,  сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International