9 декабрьдә БМО инициативасы буенча Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Укучыларда коррупциягә каршы мөнәсәбәт тәрбияләү, пропагандалау һәм формалаштыру максатыннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучылары белән «Коррупция балалар күзлегеннән» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Китапханә мөдире Ю. Агафонова слайд – презентация ярдәмендә балаларны коррупция төшенчәсе, аның барлыкка килү тарихы һәм сәбәпләре белән таныштырды.
Әңгәмә барышында балалар видеороликлар карадылар, төрле биремнәр үтәделәр. Алга таба коррупциягә карата үз карашыңны белдерү өчен укучыларга «Коррупция балалар күзлегеннән!» дигән темага рәсемнәр төшерергә тәкъдим ителде.
Әңгәмә нәтиҗәсендә укучылар коррупция – икътисади үсешне тоткарлый дигән нәтиҗәгә килделәр, һәм аңа каршы көрәшү өчен, барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән коррупцион күренешләрне бетерүне таләп итәргә кирәк, дигән фикергә килделәр. Әңгәмә ахырында Ю. Агафонова укучылар үсеп җиткәч, аларга күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк, алар, Россия Федерациясе Законын урап узмыйча, теләсә нинди ситуациядә дә дөрес карарлар табарлар, дигән ышаныч белдерде. Әлеге чарага «Коррупциягә ЮК дип әйтик» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда мәсәл һәм әкиятләрдә коррупциягә каршы торуга багышланган әдәбият тәкъдим ителде.