"Ватан Геройлары көне"

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Россиядә Ватан Геройлары көне - ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне халкыбыз һәркайсы үз чорында Ватанны саклаган геройларны, борынгы Русьтан башлап, заманча Россия белән тәмамлап, искә ала. Үзәк китапханә дә “Ватан Геройлары көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Әлеге акциянең максаты - халыкка бу истәлекле датаның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирү. Китапханә хезмәткәрләре, акциядә катнашучылар урамга чыктылар һәм Ватан Геройлары көне турында мәгълүмати буклетлар һәм Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов хакында өчпочмаклы солдат хатлары рәвешендәге листовкалар тараттылар. Акция файдалы узды, чөнки кече яшьтән башлап без патриотизм рухында тәрбияләнергә тиеш, ә моңа үрнәк булып безнең геройлар тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International