"Конституция - Закон, без барыбыз да аның буенча яшибез"

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Конституция көне алдыннан Үзәк китапханәдә 2 санлы мәктәпнең 8"А" сыйныфы укучылары өчен «Конституция – Закон, без барыбыз да аның буенча яшибез» - дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова катнашучыларны бәйрәм тарихы, Россия Конституциясенең төп терминнары һәм төшенчәләре белән таныштырды, шулай ук балалар беренче тапкыр Конституциянең кайчан барлыкка килүе, төрле елларда безнең ил территориясендә нинди Конституцияләр эшләве, аны кабул итү алдыннан нәрсә эшләүләре турында белделәр. Аннан соң балалар төрле катлаулыктагы биремнәрдән торган интеллектуаль уенда актив катнаштылар. Балалар алдында үзләренең хокукый белемнәрен күрсәтү, «Конституция терминнары», «дәүләт бәйрәмнәре», «Статьяны билгелә», «Минем Ватаным - Россия» һәм башка конкурсларда катнашу бурычы торды. Балалар үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан очрашуда катнашучылар төсле "учларда" Конституция көнендә барлык гражданнарга теләкләр яздылар һәм плакат ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International