Яшь ютазылыларга паспортлар тапшырылды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

11 декабрьдә, «Гражданлык сәгате» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, партиянең Ютазы җирле бүлеге тарафыннан яшь гражданнарга паспортлар тапшыру оештырылды. Акция «Бердәм Россия» партиясенең төбәк һәм җирле бүлекләре тарафыннан тәкъдим ителде һәм Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Бу көннәрдә тантаналы чаралар бөтен Татарстан Республикасы буенча уза. Җирле бүлекчә секретаре урынбасары Зәрия Рәшитова үзенең чыгышында: "Конституция дәүләтнең барлык калган законнарның эчтәлеген билгеләп, төп законы булып тора", дип ассызыклады. - Яшьләр өчен паспорт алу, һичшиксез, мөһим һәм истәлекле вакыйга булып тора. Яшь буын - илебезнең киләчәге һәм без аның белән ачык, конструктив диалогка әзер...» - дип ассызыклады. Чарада шулай ук тарафдарлар советы рәисе Наталья Хәмидуллина, «Бердәм Россия" партиясеннән депутатлар катнашты. Җирле бүлекнең башкарма секретаре Елена Коваль балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм «Мондый чаралар районда системалы рәвештә үткәрелә, балалар өчен болай тантаналы якын килү бик мөһим, чөнки алар өчен ил гражданинының төп документын алу гадәти булмаган һәм истә калырлык вакыйга. Моннан тыш, әлеге чара яшь шәхескә патриотик рух өсти», - дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International