Патриотизм хисен, үзенең кече Ватанының тарихи үткәненә карата бурыч һәм хөрмәт хисләрен тәрбияләү максатыннан, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрде.
Чара барышында, балалар, Үзәк китапханәсе мөдире Ю.И. Агафонова сөйләвенә караганда, «Ватан Геройлары көне» дип аталган истәлекле датаның барлыкка килү тарихын белгәннәр, шулай ук Изге Георгий Победоносец ордены барлыкка килү тарихы турында ишеткәннәр. Бу чарада укучылар игътибарына Ватаныбызның ерак тарихтагы А.В.Суворов, Ф. Ф. Ушаков, М.И. Кутузов кебек кыю улларының исемнәре җиткерелгән . Бу шулай ук Бөек Ватан сугышы батырлары да, илебез тарихына уеп язылган Әфган һәм Чечня низаглары каһарманнары да. Тыныч чорда - 2004 елда булган тарих та бәян ителде. Шулай ук укучыларга бәхетле киләчәгебез өчен көрәшкән якташыбыз - Фатыйх Зарип улы Шәрипов турында районыбыз каһарманы буларак бәян ителде. Советлар Союзы Герое Ф.З. Шәрипов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Мондый геройларның исемнәрен балалар белергә, истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш!
Чара ахырында балалар Ватан Геройларына багышланган шигырьләр укыдылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.