«Яңа ел», «Раштуа» бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев әлеге объектларда янгыннарны һәм кешеләр үлемен кисәтү максатыннан бәйрәм чараларын үткәрүгә җәлеп ителгән объектларда тикшерү уздыра.
Аерым игътибар автоматик янгын сигнализациясенең төзеклегенә, эвакуация юлларына, беренчел янгын сүндерү чараларына, эвакуация планнарының туры килүенә бирелә. Яңа ел һәм Раштуа чараларын үткәрүдә катнашучы учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәт күрсәтүче персоналы белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелә, шулай ук янгын чыккан очракта эш-гамәлләр турында аңлатыла .