Үзәк балалар китапханәсендә кунакта

2019 елның 20 декабре, җомга

Үзәк балалар китапханәсендә «Күңелле Яңа ел бәйрәме» дип исемләнгән иҗади танып-белү сәгате үткәрелде.

Чарада, презентация слайды ярдәмендә, балалар планетабыз буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар һәм төрле илләр халыкларының Яңа елны ничек үткәрүләрен белделәр. Балалар зур кызыксыну белән Яңа елны Италия, Швеция, Англия, Австралия, Япония һәм башка күп кенә илләрдә бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең Россия үзенчәлекләре турында белделәр. Чара барышында яшь китап укучылар зур теләк белән кышкы Яңа ел табышмакларын чиштеләр. Шулай ук, балалар «Рәсемне бизә» дигән иҗади бирем үтәделәр, алар моны бик яхшы башкардылар. Иҗади биремне тәмамлап, балалар «Снеговик, почтовик” дигән Яңа ел мультфильмын карауга керештеләр.

Чара «Безнең ишекне Яңа ел шакый» китап күргәзмәсенә күзәтү һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел фотозонасы янында ясалган фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International