Урыссудан Татьяна һәм Физир Нигъмәтуллиннар - алтын туйларын билгеләп үтүче парларның берсе. Язмыш аларны бер-берсе белән бәйләгән вакыттан бирле 50 ел узып киткән.
Бу уңайдан “юбилярларны” район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова котладылар.
-Киләчәктә дә, ярты гасыр бергә гомер иткән кебек, бер - берегезгә карата җылы хисләрегез югалмасын, балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз даирәсендә, аларның мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп, озак еллар муллыкта, иминлектә яшәгез, - дип, Сергей Рузанов аларга район башлыгы Аяз Шафигуллин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды.