Айбулат Зариповка - Кыш бабай бүләге

2019 елның 20 декабре, җомга

Кәрәкәшле авылында яшәүче Айгөл Зарипова – биш бала анасы һәм алар яши торган йортка кичә “Гармония” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Кыш бабай һәм Кар кызы үтенече буенча килүебездә, бүләкләр алып килде.

Гаилә бәйрәмне матур итеп каршы алырга әзерләнә: чиста өй, яхшы кәеф, өстәвенә, Айгөл чыршы да бизәп куярга да вәгъдә итте. Ә инде дүрт яшьлек Айбулатка Кыш бабай бүләген тапшыргач, сабыйның шатлык тулы йөзеннән тирә-як тагын да яктырып киткән кебек тоелды. Яңа ел бүләген Айгөл Зарипованың балигълык яшенә җитмәгән тагын ике баласы Таңчулпан белән Диләрә дә кабул итеп алды.  

Район социаль яклау бүлеге белгечләре, Яңа ел бүләкләре өләшү белән беррәттән, әлеге гаиләләргә, ел саен уза торган акция кысасында, суык тиюне кисәтү өчен дарулар җыелмасы да тапшырды. Һәм, әлбәттә, бәйрәм көннәрендә янгын чыгу һәм башка көнкүреш куркынычсызлыгын булдыру максатында, өлкәннәргә инструктаж уздырдылар.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International