Бүген Урыссу ГРЭСының элеккеге хезмәт коллективы һөнәри бәйрәм уңаеннан чәй табыны артында очрашты.
Энергетиклар көне һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, Урыссу ГРЭСы ветераннар советы рәисе Владимир Петров котлады. Элеккеге электростанция хезмәткәрләре хатирәләре белән уртаклашты, алар үзләренең озын хезмәт юлын тасвирлаган күп санлы фоторәсемнәрен сагыну хисләре белән карады һәм, әлбәттә инде, киләчәктә дә шундый җылы шартларда очрашырга теләк белдерде.
Ильмира ГАЛИЕВА
Күбрәк фотолар:http:/yutazy.ru/photo/sotrudniki-byvshey-urussinskoy-elektrostantsii-na-energetiko