Суыра торган тәмәке кабул итү нәкъ менә яшүсмерләр яшендә аеруча куркыныч, чөнки организм әле тулысынча формалашмаган. Никотин күп булу сәбәпле, мондый матдәләр тиз күнегү барлыкка китерә һәм еш кына үлем нәтиҗәсенә китерергә мөмкин.
Ютазы районы Башкарма комитеты үткәргән рейд барышында “никотин кәнфитләре”н сата торган бер нокта ачыкланды. Хәзерге вакытта әлеге продукция сатудан алынды.
СНЮС сату урыннары турында 8(85593)2-74-97 телефоны буенча хәбәр итүегез сорала.