Урыссу бистәсенең “Яңарыш” паркында Яңа елның төп чыршысын ачу тантанасы узды.
Икенче ел төзелеше дәвам итә торган ял паркында заманча иллюминацияләр белән бизәлеп ясалган биек чыршы тирәли районның барлык сәнәгать предприятиеләре, бюджет оешмалары көче белән төзелгән кар сыннары, шугалак, боздан өеп ясалган тау, фотозона – болар барысы да без сагынып көтеп ала, могҗизаларга ышана һәм төнге 12 сәгатьтә, курантлар сукканда, изге теләкләр тели торган Яңа ел бәйрәменең якынлашуын хәбәр итә. “Яңарыш”ка кергәндә ук матур утлар белән балкып каршы алучы “2020” саны мәйданның, әлбәттә, чыршыдан кала, тагын бер бизәге. Әмма төрле утлар белән җем-җем килеп янып торган урыннар шуның белән тәмам булды - тротуар өстендә ясалган күп сандагы аркаларда бәйрәм кәефе юк – алар, һәрхәлдә дә тантана билгеләнгән кичне, караңгылыкка чумган иде.
Район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары, әлбәттә, кечесенә һәм олысына бәйрәм кәефен бүләк итәр өчен бар осталыкларын эшкә җикте. Әкият дөньясыннан килгән күңелле геройлар катнашында сәхнәләштерелгән күренеш тә, “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле кызларының тематик чыгышы да, чыршы тирәли әйлән-бәйлән дә – һәркайсы матур һәм зәвык килеп чыкты. Тик бу күңелле тамашаны карарга һәм анда катнашып, күңел ачарга теләгән кешеләр генә аз булып чыкты...
Илмира ГАЛИЕВА