Үзәк балалар китапханәсендә «Китлар һәм дельфиннарның серле дөньясы " дигән экологик сәгать узды

2020 елның 21 феврале, җомга

Бөтендөнья диңгез тереклеген яклау көне яки Бөтендөнья китлар көне күп кенә илләрдә 19 февральдә билгеләп үтелә. Бу экологик дата китларны яклау көне дип кенә саналмый, планетабыз диңгезләрендә һәм океаннарында яшәүче барлык тереклек ияләрен дә яклау көне дип санала.

Үзәк балалар китапханәсендә «Серле китлар һәм дельфиннар дөньясы» - экологик сәгате үткәрелде. Әлеге чарада катнашу өчен Урыссу интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Бу чарада үзәк балалар китапханәсе мөдире Ю.И. Агафонова балаларга зур, әмма бик сөйкемле диңгез тирәнлекләрендә яшәүчеләр тормышы турында сөйләде, шулай ук дельфиннар тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Китапханәче сөйләвеннән балалар, зур күләмдә һәм дустанә булуына карамастан, бу матур хайваннарның тормышына кешеләр ягыннан да, суда яшәүчеләр ягыннан да куркыныч янавын белделәр. Шулай ук балалар әлеге хайваннарның бер-берсенә җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләре, үз балаларын ничек тәрбияләүләре, нинди акробатик осталыкка ия булулары, һәр дельфинның нинди сер приборы барлыгы турында белделәр. Зәңгәр кит турында кызыклы фактлар аеруча кызыксыну уятты. Яраланган кашалот -куркыныч китлардан санала. Бу хәлдә ул бөтен бер судноны суга батырырга сәләтле.

Китлар һәм дельфиннар кеше җырлавын хәтерләткән тавышлар чыгара ала. Барлык дельфиннар да үзләренчә сызгыра. Чара слайд презентация, видеороликлар һәм дельфиннар һәм китларның тавышлары язылган аудио - язмалар белән үрелеп барды, шулай ук балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Бу чарага «Алар биниһая зур булса да, диңгездә бик тыйнак»дип исемләнгән иллюстрацияле китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International