28 апрель - Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Безнең илдә һәр кеше "03" телефон номеры – махсус экстрен хезмәт номерларының берсе белән таныш. Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең барлыкка килүе исә 19 гасыр ахырына карый. Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә аларның батырлыклары һәм сабырлыклары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре - ул һәрвакыт беренче булып ярдәмгә килгән кешеләр һәм моның өчен аларга тиешле бәя бирергә кирәк. Бу кешеләр җилкәсенә гаять зур җаваплылык төшә, чөнки аларга теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк.

«Урыссу РҮХ» ДАССОның ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә 11 ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры һәм бер табибы эшли. Бу – югары профессиональ һәм бердәм коллектив. Сменада 2 бригада эшли, резервта 1 бригада тора. Хезмәткәрләр 52 км радиуста хезмәт күрсәтә. Районда ГЛОНАСС системасы эшли.

Ашыгыч ярдәм бүлегенең бөтен коллективын котлап, 43,5 ел эш стажы булган фельдшер Нәфисә Рәис кызы Шәйхәйдәрованы аерым билгеләп үтәсе килә, ул 1978 елда дәвалау эше белгечлеге буенча Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган. Урыссу РҮХдә 1998 елдан башлап ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры булып эшли. Нәфисә Рәис кызы җаваплы, инициативалы, эшкә сәләтле белгеч. Ул яшь белгечләрнең остазы. Биредә 20 ел эшләү дәверендә барлык гадәти булмаган вазгыятьләрдә дөрес карар кабул итә белүен күрсәткән.

Ашыгыч ярдәм фельдшерының алыштыргысыз ярдәмчесе булган, эш стажы 20 ел тәшкил иткән ашыгыч ярдәм машинасы шоферы Сәитов Дамир Маликовичны да билгеләп үтми булмый. Дамир Малик улы фельдшерның уң кулы булып, аны ярты сүздән аңлап, төрле юл шартларында машина белән ышанычлы идарә итә. Югары машина йөртү осталыгына ия, урында яхшы ориентлаша, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә ия.

Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен алар берничә тапкыр Урыссу район үзәк хастаханәсе администрациясе тарафыннан бүләкләнделәр, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәтенә лаек булдылар.

#спасибоврачам#татарстан#ютазинскийрайон

Ашыгыч ярдәм архивыннан фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International