Газизова (Нәфыйкова) Фәтхия Мөхәммәт кызы, 1928 елның 25 маенда ТАССРның Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында туа.
1935 елда гаилә Азнакайга күчкәч, Фәтхия Азнакайның 1 нче урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә.
Сугыш елларында Фәтхия Азнакай авылында төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә ел саен 1200гә якын хезмәт көне эшли, 1943-1944 елларда Азнакай районы Башкарма комитетында делопроизводитель булып хезмәт куя . Сугыштан соң Фәтхия “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә, аңа Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы тапшырыла.
1945 елда Азнакайның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Фәтхия бер ел Ютазы район тәэминат бүлегендә хисапчы булып эшли, 1946 елда Казан дәүләт педагогика институтына (филология факультетына) укырга керә.
Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Газизова Ф.М. берничә ай дәвамында Казан шәһәренең урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. 1957 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантураны тәмамлаганнан соң берничә дистә ел дәвамында тел секторында русча-татарча һәм татарча-рус ча сүзлекләр төзү өстендә эшли, «Г.Ибраһимов прозасының теле һәм стиле» дигән темага кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
Ф. М. Газизованың фәнни тикшеренүләр материаллары буенча дүрт монография һәм берничә журнал мәкаләләре басылып чыккан, ул 4 томлы русча-татарча (1956) һәм татарча-русча (1966, 2007) сүзлекләр, татар теленең аңлатмалы сүзлекләренең (1977, 1979, 1980, 2013, 2019)автордашы булып тора. Ул «Казан» (1994), «Борынгы Казан» (1999), «Алтын Урда хәзинәләре” (2000), «Алтын Урда» (2005), «Ике шәһәр – ике язмыш» (2005) капиталь иллюстрацияле альбомнарын татар теленә тәрҗемә итүче.
1999 елда Ф.М. Газизова «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була, ул 8 медаль белән бүләкләнә.
Филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Ф.М. Газизова ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2008 ел азагына кадәр эшли. 2009
елда Ф.М. Газизова пенсиягә чыга. Ике бала (ул һәм кыз) тәрбияләп үстерә һәм дүрт оныкның яраткан әбисе.
Автор - улы Газизов Рөстәм Миргалим улы, Республика гериатрия үзәге җитәкчесе, профессор