Көннән-көн тормышыбыз уңайлана, матурлана бара. Яңа биналар, йортлар калка, искеләре төзекләндерелә. Юл төзелешенә, социаль объектларны яңартуга зур әһәмият бирелә. Район үзәгендә, җирлекләрдә булган үзгәрешләр һәркемне сокландырадыр.
Шушы көннәрдә Ютазы авылының Дмитриев урамында һәм Солнечный микрорайонының Көнчыгыш урамыннан Фәнис Кәримов урамына кадәр тротаурлар салына башлауга да игътибар итми калмаганнардыр. Шулай ук, “Олимп” спорт комплексыннан сәнәгать паркына кадәр дә тротуарны демонтажлау эшләре башланып китте. Тиздән бу урында да яңа тротуар сала башлаячаклар.
Шуны билгеләп үтү мөһим, әлеге эшләр үзара салым акчасы хисабына башкарыла. Район халкы үзенә кирәк булган уңайлыклар өчен үзеннән өлеш кертте һәм менә, нәтиҗәсе дә күзгә күренеп тора. Бу тротуарлар үзара салым акчасына башкарыласы эшләрнең беренчеләре генә.