Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы турында шторм кисәтүе

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 7 маеннан 13 маена кадәр Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы (4 класс) күзәтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы арта.

Татарстан Республикасы җирле янгын сүндерү гарнизоннары башлыкларына фаразланган хәвеф-хәтәрләрне исәпкә алып, таләп итәм:

- җирле янгын-коткару гарнизоннары составына керүче бүлекчәләргә хәбәр итәргә;

- җирле янгын-коткару гарнизоннарының оператив төркемнәренең гадәттән тыш хәлләргә (һәлакәтләргә) җавап бирергә әзерлеген тикшерергә;

- министрлыкка караган территориядә барлыкка килә торган хәлләрне өзлексез мониторинглауны гамәлгә ашыру, гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) килеп туган очракта, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә кичекмәстән доклад ясарга;

- муниципаль район территориясендәге хәлләр һәм үткәрелә торган превентив чаралар турында доклад ясарга әзер булырга.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннары башлыкларына, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча Идарә (бүлекләре) башлыкларына, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге хезмәткәрләренә тәкъдим итәм:

- урманнарның югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы белән бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычын киметү буенча кирәкле превентив чаралар үткәрүне оештырырга;

- халыкка экстрен хәбәр итү системасы комплексының (муниципаль берәмлекләрнең Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтләре аша ) сөйләү серена җайланмаларын әзерлек хәленә китерергә;

- муниципаль берәмлекләр Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтләре аша тормыш тәэмин итү хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлекне оештырырга;

- муниципаль районнар халкына үз вакытында хәбәр итүне һәм мәгълүмат бирүне, район массакүләм мәгълүмат чаралары белән (муниципаль берәмлекләрнең Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтләре аша) эшне оештырырга;

- муниципаль район территориясендәге шартлар һәм үткәрелә торган превентив чаралар турында доклад ясарга әзер булырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International