Райондашлар, истә тотыгыз - һәркем ташламалы штраф түли алмый

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 4 аенда Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәү буенча 66 административ материал төзелде. 16 кеше суд карары белән административ арест рәвешендә җәзага тартылды, 2 гражданга мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде, калган түләмәүчеләргә түләнмәгән штраф суммасы икеләтә арттырылды.

Ютазы районы суд приставлары белән берлектә уздырылган рейдлар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 10 000 сумнан артык штраф бурычлары булган затларга 3 транспорт чарасына арест салынды.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, 2016 елдан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12нче бүлегендә күрсәтелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган зат административ штраф салу турында карар чыгарганнан соң беренче 20 көн эчендә түләгән очракта, 50% түләү каралуын исегезгә төшерәм.

Штрафны 50% күләмендә түләү мөмкинлеге түбәндәге административ хокук бозуларга кагылмый: 12.1. статьяның 1. 1 өлеше (билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү), 12.8 ст. (транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү), 12.9 статья, 6 һәм 7 өлешләр (билгеләнгән тизлекне кабат 40км/сәгатьтән арттыру), 12.12 ст.3 өлеш (светофорның тыелган сигналын кабат инкяр итү), 12.15 ст.5 (кабат каршы хәрәкәт полосасына чыгу), 12. 16. ст. 3.1 өлеш (берьяклы хәрәкәтле юлда каршы юнәлештә хәрәкәт итү), 12. 24 ст. (юл-транспорт һәлакәте вакытында сәламәтлеккә зыян китерү), 12. 26 ст.(медицина таныклавын үтүдән баш тарту), ст. 12.27 ст. 3 өлеш (юл-транспорт һәлакәтләре кылганнан соң яки ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан туктатылганнан соң машина йөртүченең алкогольле, наркотик яки психотроп чаралар кабул итүе).

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен фотофиксация камералары тарафыннан транспорт чарасы милекчеләре, шул исәптән юридик затлар җаваплылыкка тартыла. Фотовидеофиксация штрафлары буенча карар алганда, ташламаларның 20 көн эчендә 50 процент түләү мөмкинлеге адресат хат алган вакыттан түгел, штраф турында карар чыгарылган көннән исәпләнүен истә тотыгыз.

Штрафларны тикшерү һәм түләү өчен бары рәсми чыганаклардан гына файдаланыгыз - сайт gibdd.tatarstan.ru һәм Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (www.gosuslugi.ru).

Марс Гәрәев, Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International