Кәрәкәшле ягыннан авылны узып китеп бераз баргач, тау башында ташлар белән язылган «Ютазы районы» дигән язуга райондашларыбыз һәм килгән кунаклар игътибар итми калмаганнардыр.
Район Советы идеясе белән тормышка ашырылган әлеге язманы районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тулысынча үз көчләре белән башкарганнар.
- Бүлек хезмәткәрләре белән бергә тау битеннән ташлар җыеп язманы җыйдык, ә кичә аны, ерактан күренеп торсын өчен, акладык. Әлеге язма районыбызга килүче кунакларны сәламләп торыр һәм күтәренке кәеф бүләк итәр дип уйлыйбыз, - дип хәбәр итте районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова.
Лилия ГАРЕЕВА