Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 8 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 метрга кадәр).
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+14˚, максималь һава температурасы көндез +25..+28˚.