Еновкалылар агач утырту акциясенә кушылды

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Акбаш авыл җирлегенә керүче Еновка авылында ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан агачлар утырттылар.

Әлеге изге эштә Еновка авылы халкыннан тыш, Акбаш авылы җирлеге хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары да бик теләп катнашты.

Агачларны “Родной лес” хәйриячелек интернет порталы аша инде менә өченче елын кайтарталар икән. Максатлары тирә-якны, җиребезне  тагы да яшелләндерү, сулар һавабызны чистарту. “Роднос лес” хәйриячелек фондының максаты да нәкъ шундый, шул уңайдан алар үсентеләрне бушлай бирәләр.

- Беренче елда без алардан 500 төп, узган елны 1000 төп агач утырткан идек, менә агымдагы елда тагы 500 төп кедр, карагай,юкә агачлары кайтарттык. Әлеге изге эшне авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синагатуллина күтәреп алып, безгә ярдәмгә килүе үзе бер куаныч. Ул безнең һәр башлангычны күтәреп ала һәм үзе дә әлеге эштә бик теләп катнаша,  - дип уртаклашты Еновка авылының иң актив кешеләренең һәм агач утыртуны оештыручы Ольга Биктимерова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International