Менә инде өч көн район үзәгендә һәм җирлекләрдә бәйрәм алды өмәләре узды.
Урыссу бистәсе, шул исәптән торак пунктлардагы урамнар чистартылды, бордюрлар агартылды, авылларда һәм район үзәгендә һәйкәлләр бәйрәмне каршы алырга әзер.
Мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре менә инде икенче көннәрен район үзәгендә стеналардагы язмаларны яңарталар. Нигездә, ул стеналарда туган ягыбызның матурлыгы, аңа карата монда яшәүчеләрнең мәхәббәте чагыла.