Урыссу бистәсендәге Мемориаль комплекска чәчәкләр салынды

2020 елның 9 мае, шимбә

Бүген илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин указы белән агымдагы ел да «Хәтер һәм дан елы» дип игълан ителде.

Хәтер исән... Ул меңләгән күңелләрдә ничә еллар узса да саклана. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, һәлак булган каһарманнар истәлегенә Мәңгелек ут, фронтта җиде улын югалткан ана Җинан Хафизова, Ана һәйкәлләре, Хезмәт һәм сугыш Геройлары бюстлары алдына район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның урынбасары Светлана Самонина, хокук саклау органнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге, торак-коммуналь оешма җитәкчеләре, яшь буын-юнармеецлар тере чәчәкләр һәм гирляндалар салды.

Тормыш дәвам итә. Буыннар алмашына. Тик әби-бабайларыбыз яулаган Җиңү онытылмый. Ул буыннардан-буыннырга җырлар, биюләр, "Үлемсез полк" кебек акцияләр аша тапшырылып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International