Фронт агитбригадасы Ютазы районы ветераннары янына килде

2020 елның 10 мае, якшәмбе

Бәйрәм көнне фронт агитбригадасы – район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары дәвам итте.

Бәйрәм лозунглары һәм флаглар белән бизәлгән автомашина, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм аның беренче урынбасары Светлана Самонина утырган хәрби машина Урыссу бистәсе халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, район үзәге урамнарын әйләнде. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган йортларга барды һәм ил агаларын 9 Май белән тәбрик итте. Район җитәкчесе Аяз Шафигуллин ветераннар Миңнебәй Миннекәй улы Миннекәев, Хөснулла Галимулла улы Галимуллин, Харис Гариф улы Садыйков, Мөкәтдис Гали улы Нәфыйковны Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее белән шәхсән тәбрик итте. Фронтовиклар чәчәк бәйләмнәре кабул итте. Фронт агитбригадасы аларга музыкаль бүләк – җыр һәм биюләр бүләк итте.

Ветераннар яши торган ишек аллары һәм урамнар чын мәгънәсендә тантанага әверелде. Бәйрәм хуҗалары өчен генә түгел, аларның гаиләләре һәм күрше-күлән өчен дә фронт агитбригадасының бәйрәм концерты белән килүе көтелмәгән күңелле сюрприз булды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International