Бәйрәкә авылы һәйкәл территориясендә иртәдән үк тематик җырлар яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район советы аппараты җитәкчесе Наталья Майорова, “АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйды.
Иске Урыссу авылында район җитәкчелеген Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова каршы алды. Аяз Шафигуллин, Наталья Майорова, “Таң” җәмгыяте директоры Ильяс Гарипов, фермер Илгиз Галиев Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минут тын калып искә алды. Сүз уңаеннан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Иске Урыссу авылы үз көче белән һәйкәл ташына косметик ремонт ясады.
Ютазы авылында моннан берничә ел элек кенә әле үзгәртеп ясалган Мемориаль комплекста да тыйнак кына итеп Җиңү көнен билгеләп уздылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район башкарма комитете җитәкчесе урынбасарлары Светлана Самонина, Равил Шәрипов, Закуан Ильясов, Ютазы авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рәис Галимов, “Вафауллин Ансель” КФХ башлыгы Ансель Вафауллин, Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов һәм җирлекнең бюджет оешмалары вәкилләре Бөек Ватан сугышында халкыбыз тынычлыгы хакына башларын салган якташлыбызны искә алды һәм һәйкәлгә тере чәчәкләр салды.
9 Майга Ютазы авылы халкы үз-үзенә матур бүләк ясады. Үзара салым акчасы хисабына Комсомол урамында өр-яңа тротруар төзелеп бетте һәм бәйрәм кунаклары асфальт исе таралып та бетәргә өлгермәгән җәяүлеләр юлыннан беренчеләрдән булып узды.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары