Ютазы районы фронтовикларына авыл эшчәннәреннән бәйрәм бүләге

2020 елның 10 мае, якшәмбе

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куйган фронтовиклар ТР Агросәнәгать комплексының ветераннар советыннан бәйрәм бүләкләре кабул итте.

Иске Урыссу авылыннан Салиха Сабит кызы Мортазина, Кече Урыссу авылыннан Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы Йосыпов, Бәйрәкә авылыннан Инком Нәҗип улы Абдуллин, Ютазы авылыннан Камил Моталлап улы Кашапов һәм Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдиновага ТР Агросәнәгать комплексының ветераннар советы рәисе Марс Алиев имзасы куелган котлау хатларын, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән азык-төлек җыелмасын Ютазы районында ТР АПК ветераннар советының җаваплы вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Андрей Борисов тапшырды.

 

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International