Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Гөлнара Гарәфетдин кызын һәм укучыларның иҗади коллективын А.П. Чеховның тууына 160 ел тулу уңаеннан уздырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм педагоглар өчен үткәрелгән Бөтенроссия иҗат конкурсында «Фотосурәтләр һәм видео» номинациясендә җиңүләре белән котлыйбыз.
Конкурска Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары башкарган спектакльнең видеоязмасы җибәрелгән иде. Спектакльне сез түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: https://drive.google.com/file/d/1o8whje_4lv4mZS6-ym7g1euU096yscAD/view .
Тагын бер тапкыр котлыйбыз һәм уңышлар телибез!