Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 12 мае 18 сәгатьтән 2020 елның 13 мае 18 сәгатькә кадәр.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, томан;

көндез бераз яңгыр, урыны белән яшен.

Җил көньяктан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +7..+10˚,

көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, өйдә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында ышыкланырга кирәк түгел, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра .

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Югары кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, түбә элементлары  хәвеф-хәтәр сәбәбе булырга мөмкин.

7. Барлык тәрәзәләрне ачылмаслык итеп ябарга, тышка төшәргә мөмкин булган предметларны балконнардан һәм лоджияләрдән алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору зарур .

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда хәрәкәт иткәндә, яшенле яңгыр ява башланса, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр узганын көтеп торыгыз. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә  бозыклыклар килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен тукталуын көтәргә кирәк.

Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торасыз икән, җиргә ятарга  киңәш ителә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булганча, түбәнрәк урынга. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен тәэсире сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булу киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112»  ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына  мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International