Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге тарафыннан 2020 елның 12 маеннан алып 15 маена кадәр талпан инфекциясен профилактикалау буенча «кайнар линия» оештырыла.
Халыктан шалтыратулар көн саен 08: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр, 8(85569)56363, 8(85569)56362 телефоннары аша кабул ителә.