Балалары булган гаиләләргә түләүләр

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Ютазы районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең айлык 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.

Моннан тыш, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

" Гаиләләрнең түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен биш айга якын вакыты бар, гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Гаризаны тутырганда әлеге мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм ул гамәлдә булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Гаризаны шулай ук күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин, тик бары тик алдан язылу буенча гына.

Ютазы районындагы РПФ клиентлары хезмәте 8(85593) 2-40-15 (шулай ук кабул итүгә язылу), 2-40-14 РПФның Ютазы районындагы бүлегенең  клиентлар хезмәте  бите https://vk.com/club158116469

https://es.pfrf.ru РПФның электрон хезмәтләре һәм сервислары (гражданинның шәхси кабинеты)

РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44

ТР буенча РПФ бүлегенең контакт-үзәге (843)279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt кат www.facebook.com/pfrrt кат www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International