Ютазы районы халкын “Ветеран хыялы” социаль проектына кушылырга чакыралар

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Әлеге проект ярдәмендә безнең янәшәбездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыклары турында гына түгел, ә проект сайтында җиңүчеләрнең зур һәм кечкенә чынга ашмаган хыяллары турында хәбәр итәргә, шулай ук ветераннарыбызга аларның иң якты хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә мөмкин.

Проект сайтында "Ветеранның хыялын тормышка ашыру" кнопкасы бар. Аңа баскач, түләү формасы барлыкка киләчәк, аның ярдәмендә ветеранның конкрет хыялына иганә ясарга мөмкин. Түләгәндә, һичшиксез, сез хыялын тормышка ашырырга теләгән һәм аның файдасына иганә ясаган ветеранның фамилиясен күрсәтергә кирәк.

Әгәр ветеранның хыялы матди булмаган характерда булса, мәсәлән, ветеран кем белән дә булса очрашырга тели икән, проектта катнашучы бу очрашуны үзе оештыра ала. Моның өчен проект вәкилләре белән элемтәгә керү максатында үзләренең контакт мәгълүматларын калдырырга кирәк булачак.

Проект сайтында ветераннарның һәм аларның хыяллары исемлеге бар. Шул ук вакытта кайсы ветераннарның хыяллары тормышка ашуы да күрсәтелгән. Моннан тыш, кулланучы проектка ветеранның хыялы турында үзе дә хәбәр итә ала.

Моннан тыш, «Ветеранның хыялы» проектының партнеры шәхси эшмәкәр яки юридик зат булырга мөмкин. Теләүчеләр проект волонтерлары була ала. Тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында https://мечтаветерана.рф/ алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International