Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 42 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар, патрульлек үткәрәләр, гражданнарга инструктаң үткәрәләр.
Узган атнада ГТХМ хезмәткәрләре тарафыннан урман массивлары белән чиктәш торак пунктларда рейдлар үткәрелде, шулай ук инструктажлар белән йөреп чыгу, агитация материалы тапшыру белән профилактик тикшерүләр
Шулай ук янгын сүндерүчеләр гражданнарга үлән, учакларны яндыру, чүп-чар яндыруга юл куймау турында искәрттеләр. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда болар барысы да тыелган, ә закон бозучыларны җитди штрафлар көтә. Тик бу очракта төп куркыныч-ул штраф түгел, ә урман массивларына, торак территорияләргә, авыл хуҗалыгына һәм, әлбәттә инде, кешеләр сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган зыян.
Хөрмәтле Ютазы районы халкы, Ютазы районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча район бүлеге, янгын куркынычсызлыгы чараларын катгый үтәвегезне сорый.