Яссытугай авылы: чытырманлык киселгән

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Яссытугай авылына Урыссу ягыннан килгәндә сул якта кала торган таш бинаның да үтәгән роле күп булды.

Анда үз вакытында мәгариф оешмалары да эшләде, хәзер ФАП урнашкан. Еллар белән әлеге бинаның да территориясе чытырманлыкка әверелде. Бактың исә, әлеге күңелгә ятышсыз күренеш “Уңыш” җәмгыятен дә борчыган. Хезмәт коллективы, авыл фермерлары белән бергә, шушы көннәрдә генә өмә ясаган – агачлар һәм куаклар киселгән. Чын мәгънәсендә дөнья ачылып калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International