Ютазы районы кешеләренә орлык өләшенде

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Ютазы районында 60 килограмм суган, 20 килограммнан артык кишер һәм 10 килограммнан артык кызыл чөгендер орлыгы өләшенде.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үзләре өчен генә яшелчә үстереп калырга тиеш түгел, алар бакча нигъмәтләре белән көзге ярминкәләрдә дә сату итәргә тиеш була.

Агымдагы атна ахырында районга кәбестә үсентеләре дә кайтып җитәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International