Райондагы балалар бакчалары, карантиннан соң, янәдән үз ишекләрен ачты. Моңа кадәр район буенча нибары биш балалар бакчаларында кизү төркемнәре эшләде. Ә агымдагы атнадан исә райондагы барлык балалар бакчалары да эшли башлады. Тик анда белешмә буенча гына кабул итәләр. Әти-әниләр балаларын бакчага илткәндә, нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш?
Сабыйларын бакчага озаткан әти-әниләр битлек, пирчәткә киеп барырга кирәклеген белә. Моннан тыш, бакчаларда балаларны иртән тикшереп кертәләр: тамакларын карыйлар, тән температурасы үлчәнә. Салкын тигән, томау төшкән яки башка очракларда балалар бакчага кабул ителми.
Балалар гына түгел, тәрбиячеләр дә балаларны бик сагынган булып чыкты, мәсәлән, Урыссуның 4 санлы балалар бакчасында иртән-иртүк сабыйларны әкият геройлары каршы алды. Алар балаларга күтәренке кәеф һәм тәмле күчтәнәчләр өләште.