Хөрмәтле Ютазы районы халкы, без ел саен 15 майда - табигатьнең иң гүзәл, саф, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер тапкыр искәреп тору өчен яратылган көн.
Безнең районда гомер итүче күп сандагы гаиләләр арасында илле, алтмыш, алтмыш биш ел дәвамында тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлаучы үрнәк парлар бар. Алар бүгенге буынга шул ягы белән дә өлге булып тора, бу гаиләләр моннан 75 еллык элек тәмамланган Бөек Ватан сугышыннан соң туган гаиләләр. Бүгенге тотрыксыз җәмгыятьтә яшәү һәм гаилә кыйммәтенең асыл үрнәге менә алар!
Кызганычка, гаиләләрнең барысы да, үзләре кабул иткән карарларга тугры калып, аякларында нык басып кала алмый. Менә шундый очракларны киметү һәм булдырмый калу өчен бүгенге көндә гаилә ролен һәм әһәмиятен күтәрү беренче планда тора. Районда гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре уздыру традициясен якын киләчәктә янәдән тергезербез дип ышанам. Гаиләләрне фатир белән тәэмин итү максатында ел саен районда торак файдалануга тапшырыла. Бүгенге шартларда РФ Хөкүмәте кабул иткән социаль яклау чаралары да нәкъ менә гаиләләрне саклап калуга нигезләнгән.
Кадерле ютазылылар, сезнең барыгызны да чын күңелдән Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм. Тормыш безнең алга нинди генә сынаулар куймасын, безнең өчен гаилә яшәү чыганагы булып кала. Сезгә нык сәламәтлек, якты бәхет, тыныч тормыш юллары телим. Гаиләләрегездә бәхетле балалар авазы һәрвакыт яңгырап торсын!
Аяз ШАФИГУЛЛИН, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе