Ютазы районында Кошелевлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр

2020 елның 15 мае, җомга

Табиб кулында – кеше гомере

Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларны күрәбез дә, “Менә бу чын табиб!”, - дип куябыз. Мең төрле авыруларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен генә барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Нинди авыр, җаваплы эш табиб һөнәре, алар кулында – кеше гомерләре!

Бүген Халыкара Гаилә көнен билгеләп узган көнне тагын бер кат районыбыздагы танылган гаилә династияләре турында сөйлисе килә. Шуларның берсе – һәркемгә дә таныш булган Кошелевлар гаиләсе.

Гаилә башлыгы танылган табиб-хирург Дмитрий Георгиевич Кошелев 1950 елда туа. 1973 елда Саратов медицина институтын дәвалау эше белгечлеге буенча тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын 1974 елда Урыссу үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург буларак башлап җибәрә. 1982 елдан табиб – анестезиолог-реаниматолог буларак күчерелә, шул ук вакытта табиб-хирург эшен дә онытмый. 1995 елдан алып 2012 елга кадәр ул  медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары булып хезмәт итә. 2-12 елдан 2019 елга кадәр ул район хастаханәсендә табиб-анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Дмитрий Кошелев белән эшләгән хезмәттәшләре аны җаваплы, эшкә сәләтле, инициативалы белгеч һәм оештыручы буларак исләрендә саклыйлар. Бик яхшы эшлекле һәм профессиональ сыйфатларга ия була ул.Һәрвакыт яшь белгечләрнең остазы булып торган.Хастахнәнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында да иң актив хезмәткәрләрнең берсе була ул.

Дмитрий Георгиевич тирән хисле, пациентлар һәм коллегалары белән аралашу осталыгына ия шәхес иде. Коллективта һәм район халкы арасында лаеклы абруй казанган бөек исемле табибларыбызның берсе иде ул.

 

Светлана Семеновна Кошелева – Татарстан Республикасының Атказанган табибы, функциональ диагностика табибы. Саратов медицина институтын тәмамлаган яшь кыз Светлана да үз хезмәт юлын Урыссу үзәк хастаханәсендә башлап җибәрә. 30 елдан артык ул Урыссу хастаханәсенең алыштыргысыз терапевты: терапия эшчәнлеген участок терапевты буларак башлый, соңрак терапия бүлегенә табиб-терапевт итеп күчерелә, административ вазыйфага күчерелгәнче алты елдан артык район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеген җитәкли.

Эчке дисциплинага, таләпчәнлеккә һәм зур энергиягә ия булган табиб Светлана Кошелеваны административ эшкә тәкъдим итәләр – 1997 елдан алып 2013 елга кадәр ул Урыссу үзәк хастаханәсендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары булып хезмәт итә.

1990 елда Казан шәһәрендә «Кардиологиянең сайланган мәсьәләләре» циклында профессор И.П. Арлеевский кафедрасында уку уза. Бу киләчәктә аңа пациентларга ЭКГ уздыруа алу мөмкинлеге бирә. Ә Урыссу хастаханәсендә ул вакытта функциональ диагностика табибы булмый. 2002 елдан ул административ эшне функциональ диагностика уздыру эше белән бәйли. 2002 елда Казан Дәүләт медицина университетында "Клиник физиология һәм функциональ диагностика" темасына гомуми камилләштерү уза. 2013 елдан хәзергә көнгә кадәр функциональ диагностика табибы булып хезмәт итә.

Табиб Светлана Семеновна Кошелева Урыссу үзәк хастаханәсенең функциональ диагностика кабинетында уздырыла торган барлык тикшеренүләрне башкаруның компьютер технологияләре һәм гамәли күнекмәләренә ия шәхес.

 

 

Георгий Дмитриевич Кошелев – 2002 елда Казан дәүләт медицина университетын дәвалау эше белгечлеге буенча тәшмамлый.

2002 елдан 2004 елга кадәр Казан дәүләт медицина университеты каршындагы клиник ординатурада хирургия белгечлеге буенча әзерлек уза. Урыссу үзәк район хастаханәсендә 2004 елдан бирле табиб-хирург буларак хезмәт итә.

2004 елдан 2010 елга хастаханәдә табиб-хирург булып хезмәт итә. 2010 елдан хәзерге көнгә кадәр ул хирургия бүлегендә табиб-хирург булып эшли. “Хирургия” белгечлеге буенча югары квалификаөион категориягә ия табиб. Георгий Дмитриевич районных мәдәни тормышында да актив катнаша. 

     

         Наталия Сергеевна Кошелева – табиб буларак үзенең хезмәт юлын 2004 елда Урыссу үзәк район хастаханәсендә табиб-невролог буларак башлап җибәрә.  2004 елдан 2016 елга кадәр терапия бүлегендә табиб-невролог, 2019 елдан хәзерге көнгә кадәр хастаханәдә табиб-невролог буларак хезмәт куя. Ул югары квалификацион катеогриягә ия табиб.

Кошелевларның гомуми хезмәт стажы - 120 ел. Изге һөнәр ияләре бер гаилә булып, бәхетле гомер кичерәләр. Алар гаиләдә дә, хезмәттә дә бергә – кулга-кул тотынышып, шатлыкларны уртаклашып, авырлыкларны бергә җиңеп. Булганына шөкер итеп, тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International