Ютазы районында яшәүчеләр 3 яшькә кадәрге балаларга 5000 сум ярдәм алалар

2020 елның 15 мае, җомга
Без алдан хәбәр иткәнчә, 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр ана капиталы алу хокукына ия яки 3 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләренә һәр балага бишәр мең сум түләнәчәк. Идарә башлыгы урынбасары-Россия Пенсия фондының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Илмира Абдуллина сүзләренә караганда, бүгенге көндә Ютазы муниципаль районында яшәүчеләрдән кергән гаризалар буенча, гаиләләр бу акчаларны икенче аен ала инде. Әйтик, Урыссу бистәсендә яшәүче Петровлар гаиләсе дә икенче ай инде бу акчаларны алган. Әни кеше Ландыш Петрова хәбәр иткәнчә, декрет ялында һәм бер генә әтисе эшләгән вакытта, аңа хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән бу акчалата ярдәм бик булышкан. Шулай ук Акбаш авылыннан күп балалы әни Зәлия Галимҗанова да бу ярдәмгә сөенгән: - Тиздән өлкән балаларга 10 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелүе дә безне шатландырды. Алынган акчага без гипсокартон сатып алдык, алга таба обойлар сатып алырга һәм йортны ремонтларга планлаштырабыз, - дип шатланып хәбәр итте яшь әни.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International